Балачак чоры - кабатланмас, тылсымлы дөнья. Безнең нәниләребез өчен ул "Каенкай" балалар бакчасы. Бу серле дөньяда тормышыбызны дәвам итүчеләр, киләчәк буын тернәкләнә.
Әлбәттә, без - тәрбиячеләрнең төп максаты балаларга дөрес тәрбия бирү, аларны сау-сәламәт итеп үстерү. Ана теленә, халкыбызның гореф-гадәтләренә игътибарны да һәрдаим арттырабыз. Бу нисбәттән бакчабызда төрле бәйрәм иртәләре уздырыла. Һәр елны "Сөмбелә" , "Нәүрүз килә" , "Туган тел", "Сабантуй" бәйрәмнәре үткәрәбез. Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш иҗатынына багышланган иртәләрне дә мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрергә тырышабыз.
Татар халкының милли йолалары һәм гореф-гадәтләре дә алыштыргысыз тәрбияви чара булып тора. Шуларның берничәсе "Әниләр көне" , "Әткәй-әти-әтием" , "Әнием-энҗе бөртегем". Бу бәйрәмнәрдә әти-әниләргә мәхәббәт белән бергә, татар халкының бер буыннан икенче буынга күчкән җырлары биюләре дә чагыла.
Әлбәттә, балаларга җыр, бию, уеннар, шигырьләр өйрәткәндә иң беренче ярдәмчеләребез-әти-әниләр. Алар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшлибез. Бәйрәм иртәләрендә әти-әниләр бик теләп катнашалар, кул эшләре буенча төрле бәйгеләр, күргәзмәләр оештырыла. Борынгы һөнәрләребез киләчәк буыннарга да җитсен өчен бу чаралар үткәрүне зарур дип саныйбыз. Бәйрәмнәрдә балалар да үзләренең кул эшләнмәләрен әти-әниләренә тапшыралар. Күптән түгел булып узган "Әнием-син энҗе бөртегем" дип аталган бәйрәм иртәсендә дә балалар үзләре үстергән гөлләрне әниләренә бүләк иттеләр. Бу нәниләрнең кечкенә генә хезмәте әниләренә гаять олы, кадерле бүләк булып иреште.
Киләчәктә дә балаларыбыз тәүфыйклы, иманлы, тәрбияле егет-кызлар булып үссеннәр һәм әти-әниләре, безнең горурлыкларыбыз булсыннар иде дигән теләктә калам.
Гөлүсә Баһманова,
Күгәрчен авылы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Нет комментариев