Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе Корноухово авылыннан Гадел Хәбибуллин “Яңа елга – яңа шигырь” бәйгесе җиңүчесе

Шәхсән мин үзем һәрдаим төрле бәйгеләрдә үз көчемне сынап карарга тырышам. Мондый ашкыну минем каныма сеңгән дисәм дә, һич тә арттыру булмас. Кечкенәдән әнием, укытучыларым мине төрле бәйгеләрдә катнашырга өндиләр иде.

Зур-зур җиңүләр дә, күңел төшкән чакларда булмады түгел. Тик мин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем. Инде менә улымны да кулдан килгәнчә төрле бәйгеләрдә катнаштырырга тырышам. Ел ахырында республикада чыгып килүче "Көмеш кыңгырау" газетасы Кино елы уңаеннан "Өр-яңа фильм" дип исемләнгән һәм 12 яшькәчә балалар арасында "Яңа елга - яңа шигырь" бәйгеләре игълан иткән иде. Әлеге бәйгеләрдә без дә бик теләп катнаштык. Һәм менә нәтиҗә: минем улым - Гадел Хәбибуллин "Яңа елга - яңа шигырь" бәйгесендә "Нәни сүз остасы" номинациясендә җиңү яулады. Әле бу көннәрдә зур өметләр баглап, "Өр - яңа фильм" бәйгесеннән нәтиҗәләр көтеп яткан мәлебез.

Гүзәл Хәбибуллина,

Корноухово авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев