Балык Бистәсенең "Бәләкәч" балалар бакчасында әниләр көненә багышланган бөйрәм чарасы үткәрделәр.
Бәйрәм зәвык белән оештырылган иде. Әниләр өчен төрле конкурс ярышлары үткәрелде һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Бакчада тәрбияләнүче балаларның әниләре-дәү әниләренә булган котлаулары зур экранда видеоязма рәвешендә җиткерелде. Шулай ук алар җырлар, биюләр башкардылар.
Нет комментариев