Балык Бистәсе районында батырларны барлау дәвам итә (ФОТО)
Мәгариф

Балык Бистәсе районында батырларны барлау дәвам итә (ФОТО)

Мәктәпләрдә Геройлар истәлеге итеп мемориаль такта урнаштыру чаралары дәвам итә.

Атна башында Балык бистәсе гимназиясендә шушы мәктәпне тәмамлаган Советлар Союзы Герое Александр Сергеев истәлегенә мемориаль такта кую тантанасына бик күп халык җыелган иде. Укучылар геройның балалык, үсмер чорлары һәм мәктәптә белем алган еллары турында сөйләделәр. Районыбызда Геройларыбыз саны күбрәк тә булыр иде, билгесез сәбәпләр аркасында бу олы исемгә тәкъдим ителгән берничә якташыбызга аны бирми калганнар,-диде Мәгариф ветераны, тарихчы Мария Тимофеева. Алар арасыннан Балык Бистәсе егете Петр Савельев турында аеруча зур дулкынлану белән сөйләде ул.

Ә тантанада исә Александр Сергеевның якын туганы, отставкадагы хәрби Леонид Юдин да катнашты.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.


Нет комментариев