Балык Бистәсендә ата–аналар да имтихан бирде
Мәгариф

Балык Бистәсендә ата–аналар да имтихан бирде

Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә ата-аналар Бөтенроссия акциясенә кушылып рус теленннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Белемнәрен сынап карарга,ә иң мөһиме балаларын нәрсә көткәнне үз күзләре белән күрергә 14 ата-ана килгән иде. Парта артында төрле һөнәр ияләре утырдылар.

Аларга район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков фатиха бирде.

Барысыда чын имтихандагыча оештырылган. Әти-әниләр металл эзләгеч рамка аша да уздылар, теркәлделәр, тиешле бланкларны тутырдылар. Аннары 30 минут дәвамында контроль материаллардагы сорауларга жавап яздылар.

Илгиз Җамалиев.

Фотлар автордан.


Нет комментариев