"Хокук һәм бурычлар иленә сәяхәт"
Шундый исем астында район балалар үзәк китапханәсендә танып-белү сәгате үткәрелде.
Монда Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең икенче сыйныф укучылары чакырылган иде.
Укучыларга хокуклар һәм аның ни өчен кирәклеге турында әкият күрсәттеләр. Андагы геройлар дөньядагы балаларның нинди хокукка, бурычка ия булуларын турында төшендерделәр. Ә слайд аша халыкара балалар хокукы документы белән таныштылар. Бу балаларның әлеге тема буенча беренче алган белемнәре иде.
Нет комментариев