Шушы көннәрдә бакчада балалар "Умники и умницы" конкурсының беренче этабын узды. Җиңүчеләр икенче этап-финал өлешендә катнаша.
Финал өлеше район үзәге "Бәләкәч" балалар бакчасында үтте. Конкурста барлыгы тугыз бакчадан берәр сабый катнашты. Район үзәгеннән "Мишутка", "Березка", "Бәләкәч", "Йолдыз", Олы Елгадан "Умырзая", Урахчадан "Колокольчик", Полянкадан "Радуга", Биектаудан "Кояшкай", Котлы Бөкәштән "Дуслык" балалар бакчаларыннан сабыйлар, тәрбиячеләре һәм бакча җитәкчеләре килгән иде. "Балаларның авыллардан да килеп конкурста катнаша алуларына мин бик шат. Кечкенә генә өстәл артында утыручы сабыйларның әлеге бәйгедә үзләренә лаек урыннар алуын телим. Уңышлар сезгә!"-диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков. Хөкемдарлар район мәгариф бүлеге профсоюз җитәкчесе Вера Малакаева, район мәгариф бүлеге методисты Дания Сәйфетдинова, балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Елена Архиреева бәйге башлануга әзер тордылар. Өч бала чәк-чәк, ипи-тоз тотып кунакларны рус, татар, инглиз телләрендә сәламләделәр. Аннары бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгелләре башланды. Бәйгенең беренче өлешендә балалар үзләре турында сөйләп сәламләргә тиешләр иде. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче әлеге сабыйлар берсеннән -берсе оста, тәвәккәл, сәләтле булып чыкты. Кемдер шигырь юллары, татарча җырлар белән чыгыш ясады, рус һәм инглиз телендә сөйләүчеләр дә булды. Кыскасы, һәр өч телдә дә чиста сөйләшә алулары, озын куплетлы шигырь юлларын бер дә ялгышмыйча сөйләүләре белән барысын да шаккатырды алар.
Бәйгенең икенче өлешендә дә сынатмады алар. Бирелгән рәсемнәрдән артык өлешен табу, әкиятләргә кагылышлы яшелчәне танып белү, юл йөрү кагыйдәсенең дөрес билгесен әйтү, бирелгән сорауларга җавап эзләүләр - барысын да үтәделәр балалар. Әз генә ял итеп алган арада "Бәләкәч" балалар бакчасы сабыйлары әзерләгән биюне карадылар. Өченче өлеш - иҗади конкурс булды. Монда балалар җыр, бию, моңга осталыкларын күрсәтергә тырышты. Күбесе татар телендә җырлар башкарды. Кемдер өч телдә дә шигырь сөйләде, пианинода уйнайчы, әкияттән скетч күрсәтүче дә булды. Кунакларның көчле алкышлары, әфәрин дигән сүзләре балаларга өстәмә көч биреп торды. Шулай итеп җыр-бияле, тамашалы бәйге ахырына якынлашты. Хөкемдарлар урыннар билгеләгән арада тәрбиячеләр белән сөйләштем, бәйгегә ничек әзерләнүләре хакында кызыксындым. "Беренче этапта җиңүчене билгеләгәннән соң, бер атна эчендә баланы икенчесенә әзерләүе җиңелләрдән булмады. Вакыт бик аз, ә баланы лаеклы итеп әзерләргә кирәк. Шулай вакыт сизелми дә узып китте. Молодөы, берсе дә сынатмады. Бәйге уңышлы гына үтте",-диде "Бәләкәч" балалар бакчасы методисты Гөлфинә Таҗиева. "Безнең Диләрәбез җырчы кызыбыз. Шигырьләрен дә бик тиз ятлады. Шулай да бала каушап калмаса ярар иде дип бик борчылдым. Ул барысын да белә, тик озаграк уйлый. Тизлеге булмаса да, бәйгедә дөрес җаваплары белән сөендерде әле",-дип сөйләде Гөлия Мөхәрләмова Котлы Бөкәш "Умырзая" балалар бакчасы музыка җитәкчесе "Бала белән әзерләнү өчен күп вакыт таләп ителә. Соңгы мизгелдә генә дә каушап калырга мөмкин алар. Минемчә бүген барысы да матур чыгыш ясадылар. Тик биремнәрдә булган сораулар гына авыррак булды. Шулай да балалар җавап бирергә тырыштылар",-диде "Йолдыз" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Алсу Сафина.
Озак та көттермичә җиңүчеләребез дә билгеле булды. "Мишутка" балалар бакчасыннан Азамат Касыймов, "Березка"дан Зәринә Сөләйманова, "Йолдыз"дан Султана Сафина призер булдылар. Ильяс Әхмәтҗанов, Сәйдә Гыйльметдинова, Вәсилә Кашапова, Диләрә Закирова, Азалия Бәдретдинова, Зәринә Гыйззәтовалар дипломант исеменә ия дип табылдылар. Барысына да бүләкләр тапшырылды, аннан соң бергәләп фотога төштеләр.
Гөлназ Зарипова
Гөлшат Каримуллина фотолары
Нет комментариев