Сабантуй бәйрәме очрашу, күрешү урыны да (фотолар)
Мәдәният

Сабантуй бәйрәме очрашу, күрешү урыны да (фотолар)

Әшнәк авылында Сабантуй Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авыллары арасындагы каенлык аланында үткәрелде.

Бу көнне бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән авыл халкы, районнан, шәһәрдән, күрше авыллардан кунаклар җыелды. Әшнәк Сабантуена Казаннан махсус чакырылган кунаклар композитор Вәис Бәйрәмов, Гүзәлия, Кариев театры артисты Фернат Насыйбуллин килгән иде. Бәйрәмне Фернат алып барды.

Елдагыча бәйрәм тамашасын Кече Әшнәк авылының имам хатибы Мансур ага Хәмидуллин Азан әйтеп башлап җибәрде, илгә тынычлык, гаиләләргә татулык, саулык теләде.

Гаилә учагын 50, 55, 60 ел саклаган, дус һәм тату яшәгән, яшьләргә менә дигән үрнәк булырлык, авылда гомер итүче җиде пар бар икән. Тагын бер ел эчендә ике авылда яшь гаиләр өч сабый алып кайткан. Аларны мәйданга чакырып, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина котлады һәм бүләкләр тапшырды. Авылның иң өлкән кешесе 91 яшьлек Гыйлметдин Шәйхетдиновны туган көне уңаеннан сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр.

Кызганыч авылда чабышка чыгарга атлар юк. Әле кайчан гына авылның иң шәп йөгерүче атлары урыннар яулап мәйдан аша үтә иде. Быел Ырга авылыннан Илнур Зиннатов бер үзе генә дистанцияне узып җиңүче итеп билгеләнде. Мәйдан буйлап үткән бердән-бер ярышчыга бүләк тапшырдылар. Борынгыдан килгән гадәт буенча авыл апалары атка матур яулыклар, сөлгеләр, ситсылар элделәр.

Мәйданда музыка тавышы тынмады. Шәһәрдән килгән кунак Вәис Бәйрәмов музыка уен коралларында уйнап бәйрәмгә ямь өстәде. Гүзәлия моңлы җырлары белән халык күңелен күтәрде. Мәйданның бер ягында кашыкка йомырка салып йөгерү, тун белән бүрек киеп йөгерү, көянтә-чиләкләп су ташу, капчык сугышы уеннары башланды. Бу милли бәйгеләрдә өлкәннәр дә теләп катнаша. Дилбегәне башта хатын-кызлар, аннары ир-атлар тартып ярышты. Урыннар билгеләнде. Әшнәк халкы үзе дә җыр-моңга бик оста. Бер-бер артлы сәхнәгә чыгып җырладылар. "Халык сездә актив икән. Үзләре чыгалар да җырлыйлар. Уеннарда теләп катнашалар. Без ял итеп кенә утырабыз",-ди алып баручы. Лаеш районыннан килгән бер ханым да бик матур җыр башкарды. "Әшнәктә сабантуй бәйрәмен бик күңелле оештыралар икән. Безгә бу көн бик ошады",-диде ул.

Мәйданнан читтәрәк балалар өчен дә ярышлар барды. Әнә бер көтү бала күз бәйләп уенчык кисәргә тора. Кайберләре баганага атланып капчык сугышы уйный. Озын колгага менеп Азат Миңнегалиев бүләк тә алып төште. Яшьүсмерләрне көрәшкә чакырдылар. Кульга авылы егете Ралиф Гарипов яшьтәшләре арасында беренчелекне эләктереп тә алды.

Мәйдан халкын дулкынланып көттергән милли көрәш вакыты җитте. Олысы-кечесе мәйдан тирәли җыелды. "Кем җиңәр дә, кем батыр калыр?",- дигән сораулы карашларын келәмгә юнәлдерде. Озак та көттермичә кунаклар арасыннан Казан шәһәрендә яшәүче чыгышы белән Укмас егете Фәнис Ризванов беренчелекне алды, телевизор белән бүләкләнде. Гер күтәрү ярышы да онытылмады. Казан шәһәреннән кайткан, тумышы белән Кече Әшнәк егете спорт мастеры 66 яшьлек Илдус Хәбибуллин 80 тапкыр гер күтәреп, беренче урынга чыкты.

Аннан авыл яшьләре арасында тәкә өчен көрәш башланды. Озак кына бил алышканнан соң җиңүчесе билгеле булды. Батыр Кече Әшнәк егете Ирек Бикметов, тәкәне иңбашына салып, шатлыклы хисләр белән мәйданны урап чыкты.

Сабантуе шаулап-гөрләп кичкә кадәр дәвам итте. Батырлар билгеләнде, бүләкләр бирелде. Авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова шушы бәйрәмне уздырырга матди ярдәм күрсәткән спонсорларга - КФХ "Закирова", ООО "Логос" җитәкчеләренә, авылдашларга һәм кибетчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Бүген биредә төрле елларда Олы Әшнәк мәктәбен тәмамлаучы сыйныфташлар да очраштылар. Укучылар укытучылары белән күрештеләр. Сабантуй бәйрәме очрашу, күрешү урыны да бит әле ул.

Гөлназ Зарипова.


Нет комментариев