Мәскәүдә Эльмира Кәлимуллинаның беренче ялгыз концерты була
Мәдәният

Мәскәүдә Эльмира Кәлимуллинаның беренче ялгыз концерты була

9 декабрьдә Мәскәүдә "Градский Холл" театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроектының беренче сезоны финалисты Эльмира Кәлимуллинаның соло концерты була. Бу хакта ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичәдә исә танылган татар композицияләре, "Алтын Казан" мюзиклыннан өзекләр, рус романслары, классик арияләр, Россия һәм чит илләр хитларының кавер-версияләре,...

9 декабрьдә Мәскәүдә "Градский Холл" театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроектының беренче сезоны финалисты Эльмира Кәлимуллинаның соло концерты була. Бу хакта ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә исә танылган татар композицияләре, "Алтын Казан" мюзиклыннан өзекләр, рус романслары, классик арияләр, Россия һәм чит илләр хитларының кавер-версияләре, авторлык композицияләре тәкъдим ителәчәк.

Концерка килгән һәр кешенең күңел кылларына кагыласым, шундый концерт программасы булдырасым килде, ди бу концерт турында Эльмира Кәлимуллина.

Эльмира шулай ук ноябрьдә Кувейтта концерт программасы тәкъдим итәргә җыена. Ә 19 ноябрьдә җырчы Мәскәүдә "Мәскәү - Татарстан күпере" II яшьләр форумы концерт программасында чыгыш ясый.

Чыганак: .syuyumbike.ru


Нет комментариев