Ләйсән Сөнәгәтованы күзеннән очкын чәчрәтергә нәрсә мәҗбүр иткән?
Мәдәният

Ләйсән Сөнәгәтованы күзеннән очкын чәчрәтергә нәрсә мәҗбүр иткән?

Казан каласы филармониясе артистлары Россиянең зур шәһәрләрендә концертлар куеп кайтты. Гастрольдә, гомумән, юлда нинди генә хәлләр булмый. Җырчы Ләйсән Сөнәгәтова 1700 чакрым араны узып, Әстерхан каласына килеп төшкәч, аягының чәнти бармагын сындырган! - Әстерханда кунакханәгә кереп урнаштык та, гәүдәне, аяк-кулларны язылдыру өчен бераз физкультура ясарга булдым. Чөнки автобуста озак утырып,...

Казан каласы филармониясе артистлары Россиянең зур шәһәрләрендә концертлар куеп кайтты. Гастрольдә, гомумән, юлда нинди генә хәлләр булмый. Җырчы Ләйсән Сөнәгәтова 1700 чакрым араны узып, Әстерхан каласына килеп төшкәч, аягының чәнти бармагын сындырган!


- Әстерханда кунакханәгә кереп урнаштык та, гәүдәне, аяк-кулларны язылдыру өчен бераз физкультура ясарга булдым. Чөнки автобуста озак утырып, гәүдә оеп беткән иде. Күнегү ясаганда аякны янәшәдә торучы караватка ялгыш бәрдем. Күздән очкыннар чыкты! Чәнти бармагым башта кызарды. Кызлар "ушиб" булгандыр, диде. Ләкин зәңгәрләнә башлагач, куркып калдым, өстәвенә бик нык авыртты, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Сөнәгәтова.

Бәхетенә, Ләйсән үзе белән ике пар аяк киеме алган булган. "Иркенрәген киеп чыгыш ясадым. Концерттан соң аксап йөрүемне күреп, шунда яшәүче бер кыз травмпунктка барырга киңәш итте. Табибка күренү өчен чиратта утырганда интервью да алдылар хәтта. Бер мәкаль бар. Сүзен сүзгә хәтерләмәсәм дә, мәгънәсе болайрак: маҗаралар эзләсәң, Әстерханга бар! Ә чәнти бармак сынган булып чыкты, гипс куярга теләсәләр дә, мин каршы килдем. Әле тагын ике шәһәрдә чыгыш ясыйсы бар бит! Бәйләп кенә куйдылар. 9 ел гимнастика белән шөгыльләнеп бер җиремне дә сындырганым булмады. Артистлар "күз тигәндер сиңа", диде. Казанга кайткач, бармакка гипс куйдылар", - дип сөйләде Ләйсән.

http://zpravda.ru

фото сайтан.


Нет комментариев