Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә яшь егет чәчәк белән балдак бүләк итеп, мәхәббәтен аңлаткан
Мәдәният

Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә яшь егет чәчәк белән балдак бүләк итеп, мәхәббәтен аңлаткан

Илсөянең Уфадагы концерты вакытында 26 яшьлек бер ир-ат чәчәк бәйләме һәм балдак белән сәхнәгә менеп, җырчыга мәхәббәтен аңлаткан.

Алай гына да түгел, егет бик әрсез булып чыккан. Бөтен тамашачы алдында: "Мин Илсөяне яратам! Ул миннән бала табарга тиеш!" - дип белдергән. Артык хисчән егетне алып китәргә хәтта полицияне җәлеп итәргә туры килгән. "Соңгы җырымны да җырлый алмадым хәтта. Бәласеннән баш-аяк, дип, сакчылар астында үземне тиз арада кунакханәгә озаттылар", - ди Илсөя.


Зөһрә Садыйкова

Чыганак:http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/17634-ilsөya-bәdretdinovaga-sәhnәdә-yash-eget-chәchәk-belәn-baldak-bүlәk-itep-mәhәbbәten-aңlatkan.html


Нет комментариев