Кеше гомере гел аллы-гөлле төсләрдән генә торса, бер дә күңелле булмас иде. Шуңа да Ходай безгә гел ниндидер сынаулар, борчулар җибәреп, тормышыбызның кадерен белергә, якыннарыбызны сакларга, тагын да ныграк яратырга өйрәтә.
Гөлдания ханым Хәйруллинаны Татарстанда гына түгел, Русия төбәкләрендә дә яхшы беләләр. «Мине бик еш прическамнан таныйлар», дип шаярта ул. Тормышында булган зур югалтулардан соң да үзендә көч табып, ул кабат сәхнәгә кайтты.
- Гөлдания ханым, 90нчы елларда сез бик популяр идегез. Кая югалып тордыгыз? Ниләр белән шөгыльләндегез?
- Мин югалмадым инде ул. Татарстан республикасы, РФ буенча һәрдаим концертлар куеп йөрдек. Якын чит илләргә дә чыгып кергәләдек. Шул телевидениегә төшмәвен аркасында гына бераз югалттылар бугай үземне.
Ун елдан артык минем битем бозылды. Бармаган им-томчылар, күренмәгән табиблар калмады. Тик берсе дә ярдәм итә алмады. Берничә концерт төшергәч, кешеләр «Ой, Гөлдания ямьсезләнгән», дигән сүзләр ишеткәләдем. Шуңа да, тапшыруларга катнашырга чакырсалар да, бармадым.
Шулай да без тик ятмадык, эшләдек. Яңа программалар булдырдык. Вакыт үтү белән, телевидение-радиода җитәкчеләр, эшләүчеләр алышынды. Үзем гел каршы килгәч, чакырмый да башладылар. Шулай инде, телевизордан күренмичә торсаң, тамашачы югалта.
Берничә ел элек, иремне югалттым. Бу да миңа нык тәэсир ясады. Моннан ике еллар элек, үземне кулга алып, сәхнәгә кабат кайтырга булдым. Беренче итеп, Рөстәмне искә алу кичәсен оештырдым. Аның бик күп җырланылмаган, яңа язып калдырган җырлары бар иде. Шул җырларны ИлСаф, Зөһрә Сәхәбиева, Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова, Гүзәл Идрисовага һәм Чаллыда яшәп иҗат итүче артистларга бирдем. Баянчылар, музыкантлар да күп килде ул кичәгә. Чаллы артистлары бер зур гаилә кебек яшибез. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп, аралашып тордык. Хәзер дә шул дуслыкны югалтмыйбыз.
Рөстәмнең кичәсен уздырганнан соң, Камал театрының элеккеге директоры мәрхүм Шамил Зиннур улы: «Гөлдания, үзең дә югалып бетмә! Әйдә, концертыңны эшлә!» диде. Мин шәхси концерт программасы турында уйлана башладым.
90нчы елларда, без Уфа артистлары белән бергә бик күп концертлар куя идек. Рөстәмнең кичәсеннән соң күп вакыт та үтмәде, Уфадан Вакил Мурзин миңа шалтыратып, үзенең җырларын тыңлап карарга тәкъдим итте. Ул җырлар миңа шундый ошады! Алар минем шул чактагы күңел халәтемне, тормышымда булган вакыйгаларны чагылдыра иде. Күпләр: «Әллә заказ биреп яздырдыңмы?», - дип тә сорады әле. Рөстәмнең дә миңа язган шактый җырлары калган иде. Шулай итеп, ике ел элек, май аенда концертымны төшердек. Тамашачылар җылы кабул итте. Телевиденигә дә кабат чакыра башладылар. Мин үземне яңадан тудым дисәм дә була инде.
- Шундый зур югалтудан соң да үзегездә яшәргә каян көч таптыгыз?
- Бөтенесе миңа сокланыпмы, әллә алдашалар гынамы: «Көчле кеше икән син!», - диләр. Бу көчлелек тә түгелдер, бәлки. Сәхнә, җырлар алар үзләре дә кешегә яшәргә дәрт бирә. Әлбәттә, кызым Лилия дә бик зур терәк булды, миңа ярдәм итте. Кешенең күңел халәте, яшәргә омтылышы да йогынты ясыйдыр.
Бер елны, Яңа ел алдыннан телевизордан бер тапшыру карадым. Анда психолог белән әңгәмә бара иде. Шунда: «Нинди генә югалтуларга дучар булсагыз да, яшәргә тырышыгыз! Көзгегә карагыз да, үз-үзегезне елмаерга мәҗбүр итегез! Һәр көн шулай эшләгез», - дигән киңәш бирде. Мин дә тырыша-тырмаша булса да елмая башладым. Әлбәттә бу бик авыр. Үз-үзеңне җиңү иң зур киртә ул. Үз-үземне күндердем, бик күп эшләдем.
Дөрес, төрле кешеләр бар. «Кара әле, Рөстәм вафатыннан соң син яшәреп, матураеп киттең», - дип әйтүчеләр дә булды. Шаярттылармы, төрттерүләреме… Андый сүзләрне күңелгә якын алмаска тырышам.
- Белүемчә, сез бер кыз гына үстергәнсез. Лилия сеңелкәш яки энекәш сорап аптыратмый идеме?
- Аптыратмаган кая! (Көлә.) Ул безне гел ачулана иде. Чаллыда безнең бик әйбәт күршеләребез бар. Алар өч бала үстерде. Әле институтта укыганда да, Лилия кайта да: «Әнә күршеләр өч бала алып кайткан! Ә сез мине берүземне генә калдыргансыз!», - дип безне сүгә иде. Һәрвакыт: «Мине яклаучы, саклаучы ир туган кирәк!» - дип сорады.
Баштан иҗат белән шөгыльләндек. Гел концертлар белән йөрдек. Шулай калды да калды инде. Булган берсенең дә бәхете булсын!
- Үзегезнең иң бәхетле мизгелегез дип кайсысын атар идегез?
- Төрле чаклар булды. Тик мин узган гомеремнең һәр елын бәхетле дип саныйм. Сәхнәдә бергә эшләү үзе үк зур бәхет иде.
Менә мин кабат үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнә башладым. Бу шулай ук бәхет. Тиздән Казанда беренче концертымны куячакмын. Бу программабызны «Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга!» - дип атадык. 30нчы, 31нче мартта Чаллы шәһәрендә, ә 6нчы апрельдә исә Казанның Филармония концертлар залында чыгыш ясаячакбыз.
Программаны бик кызыклы, үзенчәлекле итеп эшләргә тырыштым. Әле берәүнең дә сәхнәдә костюмнар трансформациясе номерын эшләгәне юк иде. Шундый үзенчәлекле номер уйлап таптык. Аннары, һавадагы боҗрада төрле трюклар күрсәтәчәкмен.
- Һавага күтәрелергә курыкмадыгызмы?
- Беренче вакытта куркыта әлбәттә! Мин бит спортчы түгел, цирк мәктәбенә дә йөрмәдем. Әле берничә тапкыр егылып та төштем. Аяк-кулларны авырттырган чаклар да булды. Очучылар оча алмый яшәгән кебек, хәзер мин дә һавага күтәрелмичә тора алмыйм. (Көлә.)
- Тамашачыларыгыз өчен бик зур корбаннарга баргансыз икән…
- Укытучыларым бик әйбәт булды. «Бер җырчы шундый номер ясамакчы иде. Аны боҗрага аркан белән бәйләп менгердек. Сез исә сәләтле укучы», дип миңа төрттерәләр дә әле. (Көлә.)
Бу номерны әзерләвемне берәү дә белмәде. Кызыма да әйтмәдем. «Репетиция залында цирк артистлары йөргәч бик гаҗәпләнгән идем. Синең һавага күтәрелүеңне күргәч, йөрәгем ярыла дип торам! Бик курыктым синең өчен», - дип мине бераз сүгеп тә алды әле.
Электән номерларымны төрләндерергә ярата идем. Хәзер дә шулай.
Интернетта, минем һавадагы боҗра номеры хакында бик күп гайбәтләр, сүзләр язылды. «Бу номерны Дилә Нигъматуллина концертында куйдылар бит инде», - дигән фикерләр дә булды. Шулай да, һавадагы боҗра номерын җырчылар арасында мин беренче чыгардым дип саныйм. Чөнки мин боҗрада әйләнеп кенә калмыйм, ә тере тавышка җырлыйм да бит әле. Бу үзе үк зур тырышлык сорый һәм бу номерга бик ныклап әзерләнүне таләп итә.
Программаны гел баетып, яңартып торам. Тамашачыларыма ошар дип уйлыйм. Яңа җырлар да, күңелле сюрпризлар да күп әзерләдем. Бөтенесен сөйләп бетерсәм, тәме бетәр. (Көлә.)
- Димәк, сез яңалыкка омтылучан?
- Татар эстрадасының әле «туып» кына килгән мәлендә, башка артистлар белән концертлар оештыра идек. Казанда бергә берничә концерт куябыз да, аннары аерым-аерым шәһәрләр, авыллар буенча китәбез. Аннары күпмедер вакыттан соң кабат бергә «солянка»да очрашабыз да, кабат таралышабыз.
«Сандугач» фестивалендә, иң беренче булып безнең иҗат төркеме сәхнәгә биючеләр белән чыкты. Ф. Мортазинның «Иркәмә» җыры иде ул. Бу фестивальдән соң, артистлар үз төркемнәре белән гастрольләргә китте. Тагын бер атнадан, икенче бер артист җырларга биючеләр белән чыгып басмасынмы!
Без кабат яңалык эзли башладык. «Кышкы моңнар» фестиваленә Рөстәм, Мәдәният һәм сәнгать институтына барып, өч җырчы кыз табып кайтты. Аларга җырларыбызны өйрәтеп, хәзерге тел белән әйтсәк, сәхнәгә бэк-вокалчылар белән чыктык. Тора -бара бу гадәткә кереп китте, башка артистлар да биючеләр, бэк-вокалчылар белән чыгыш ясый башлады. Ул чордагы иҗат ниндидер бер дусларча ярыш иде ул.
Хезмәттәшләрем еш кына: «Гөлданиянең кешечә булмас инде аның!» - диләр. Нигә әле мин кешене кабатлап яшәргә тиеш! Алар миннән кабатласын!
- Сезне еш кына социаль челтәрләрдә дә күрергә була. Интернетны үзләштерү авыр булмадымы соң?
- Җиңел түгел инде. Шулай да заманнан артта калмаска, заманча яшәргә кирәк!
- Концертларга кире әйләнеп кайтыйк әле. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә концерт кую бик күп чыгымнар сорый. Ә концерт, сатылган билетлар һәрвакытта да үзен аклыймы?
- Чыгымнарсыз гына керем алып булмый. Бу һәр эштә дә шулай.
Мин иҗатка акча кызганмыйм. Костюмнарны да сыйфатлы, матур материаллардан тектерәм. Бер күлмәк 200 мең сумнан да арзанга төшми
Концерт кую арзан түгел. Аның рекламасына да түләргә, башка чыгымнарын да капларга кирәк. Шулай да мин ул чыгымнар аклансын иде дип тырышам.
- Тагын нинди шәһәрләрдә чыгыш ясарга уйлыйсыз?
- Казан тамашачысы алдында чыгыш ясамыйча, башка шәһәрләргә әлегә барырга уйламыйм. Казанда чыгыш ясагач кына, башка шәһәрләрдә чыгыш ясарга җыенам.
- Имтихан дигәннән, сез быел югары белемле белгеч буласыз бугай әле?
- Рөстәм безнең арадан киткән елны, Башкортстанга юмор кичәсенә чакырдылар. Шунда «Мунча ташы» артистлары да бар иде. Шәмси Закир улы мине югары уку йортына керергә өнди башлады. «Кая барсаң да, югары белем кирәк. Дипломың булса, бер дә комачау итмәс! Әйдә, кил безгә укырга!» - диде. Шул ук елны мин документларымны һәм имтиханнарны тапшырдым.
Сентябрь аенда, Шәмси барыбызны да аудиториягә җыйды да, таныша башлады. Кайсы яктан, ничә яшь кебек сорауларга җавап бирдек. Чират миңа җитте дә: «Гөлдания, ә сиңа ничә яшь инде?» - ди. «23-24!» мин әйтәм. (Көлә.) Аллага шөкер, укырга керүемә бер дә үкенмим. Өч елдан артык гомерем бушка үтмәде. Диплом алгач, хәзер статусым да күтәрелә инде! Дипломлы җырчы булам. (Көлә.)
- Сез бик тәвәккәл кеше икән, Гөлдания ханым! Яшьләр белән бергә укып йөрү читен булмадымы соң?
- Юк, бер дә читенсенмәдем. Алар янында үземне олы дип тә хис итмәдем, хәтта. Яшьләр хәзер бик акыллы бит. Алардан күп нәрсәгә өйрәнергә була. Мин үзем дә кызымнан өйрәнәм. Моның бер нинди ояты да юк.
- Гөлдания ханым, сез һәрвакыт яшь, сылу. Моның сере нәрсәдә?
- Мин сәхнәдә дә, тормышта да матур булырга тырышам. Үземне карап йөрим. Кеше сиңа карагач, аның йөзендә соклану, елмаю барлыкка килергә тиеш.
Бу бик күп нәрсәгә бәйле. Спорт белән шөгыльләнүгә дә, ашауга да, йокыга да. Без бит сәер халык. Әгәр дә спорт белән шөгыльләнәбез икән, без нык итеп шөгыльләнәбез һәм икенче көнгә, буыннар авырткач, ташлыйбыз. Ашыйбыз икән шулай ук күп итеп ашыйбыз. Дәвалана башласак, нык итеп дәваланабыз. Һәр нәрсәнең җаен белергә, арттырып җибәрмәскә кирәк.
- Сәер булса да, бер сорау бирим әле. Сезнең чәчегез гел бөдрә. Бу табигатьтән шулаймы?
- Монысы да тырышканныкы. Мине шул чәчтән һәм тавыштан таныйлар да инде гадәттә. (Көлә.)
- Үзегезгә нәрсә теләр идегез?
- Әлбәттә бәхет! Түгәрәген!
- Сезнеңчә моңа нәрсә керә инде?
- Иң беренче чиратта сәламәтлек! Аннары гөрләп торган иҗат һәм барысы-барысы да!
Әңгәмәдәш― Лилия ЛОКМАНОВА.
http://beznen.ru/basma/2014-6/goldaniya-heyrullina-min-estradaga-yanalik-alip-kildem/
Нет комментариев