Районыбыз күренекле шәхесләргә бай. Ә менә Чулман елгасы буенда яшәгәнгә без диңгезчеләр турында нәрсә беләбез соң?
Данлы "Варяг" крейсеры диңгезчесенең дә бары тик Гремячка авылында туып үскәнлеге генә билгеле. Бәлки безгә мондый күренекле кешеләр һәм данлыклы крейсер хакында күбрәк материал тупларга сез ярдәм итәрсез. Соравыбызны искә алсагыз без бик шат булыр идек. Хөрмәт белән Г. Миннегалиева.
Бу соравыгызга район туган якны өйрәнү музейы директоры Гөлфия Гарипова җавап бирергә бик теләп риза булды.
Диңгезче Сидор Григорьевич Александров 1873 енче елда Гремячка авылында туган. Патша армиясенә кадәр ул балыкчылык белән шөгелләнгән. Диңгез флотына чакырылгач аның тормышы кинәт үзгәрә. Рәссәй заказы буенча Американың Филаделфия шәһәрендә "Варяг" крейсерын төзиләр. Матрос Александровны да бу кораб командасына кабул итәләр. Кораб 1899 елда суга төшерелә. Якташыбыз әле экипаҗ белән Америкада да була. Крейсерны 1901енче елда рус флоты состафына кабул итәләр.Ә инде 1902 нче елда "Варяг" ны Порт-Артур эскадрысына билгелиләр. 1904 енче елның гыйнварендә беренче дәрәҗә капитан Всеволод Руднев җитәкчелегендәге крейсер Һәм "Кореец» көймәсе Кореяның Чемульпо нейтраль портына киләләр.
1904 елның 9 февралендә Япония миноносеңлары сугыш иглан итмичә Рәссәйнең Кытайдан арендалаган Порт-Артур хәрби диңгез базасына һөҗүм итәләр. Бу көнне "Варяг" крейсеры һәм "Кореец» көймәсе безнең 14 корабыбыз Япон эскадрасы тарафыннан камалышта кала.Безнең диңгезчеләргә блокададан чыгу өчен көчле ут астында ачык диңгезгә юл тотарга туры килә. Рәхимсез сугыш бик озак сузыла. Анда "Варяг" крейсеры диңгезчеләре аеруча танылалар.1904 енче елның апрелендә кораб экипаҗы Петербургка кайта. Морякларны Николай-2 сәламлый. Аларның барысы дадворецка тантаналы ашка чакырылалар. Соңыннан һәркайсына истәлеккә табыннан приборлар бүләк итәләр. Якташыбыз Сидор үзенә истәлеккә көмеш кашык алып кайта.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов язып алды.
Фото: http://i.ucrazy.ru/files/i/2012.1.7/83472969.jpg
Нет комментариев