Таң алдыннан һәлакәт: Чаллыда җәяүле ике кызны машина бәрдергән
Кызыл. Сары. Яшел

Таң алдыннан һәлакәт: Чаллыда җәяүле ике кызны машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте бүген 4:50 сәгатьтә - Чаллыдан 12 чакрым ераклыкта, урман юлында, килеп чыккан.

Ачыкланганча, ике кызның ял базасыннан җәяүләп шәһәргә кайтышы булган. Алар, кул күтәреп, узып баручы машинаны туктатырга теләгән. Әмма һәлакәт килеп чыккан - автомобиль җәяүлеләрне бәрдергән. Кызларның берсе урында ук үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен машина йөртүче чакырткан. Тикшерү эше дәвам итә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52260

Фото: http://world.fedpress.ru/sites/fedpress/files/stenina-olga/news/1333824026_-7.jpg


Һәлакәт җәяүле

Нет комментариев