"Татар җыры-2015": кемдер җырлап "барс" ала, кемдер читтә карап кала (ТУЛЫ ИСЕМЛЕК)
Быел "Татар җыры" фестивале "Кая гына барсам да, күңелемдә - туган җирем" дигән девизга нигезләнде. Әллә шуңа, әллә башка сәбәп белән, 2015 елның эстрада тантанасында халыкчан җырлар шактый иде. Мөгез чыгарырга яратучылар да булмады түгел, әлбәттә.