Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда 16 сентябрьгә каршы төндә республиканың кайбер районнарында яңгырлар явачак. Төнге температура 6-11 градус җылы булачак.
Ә аңа кадәр, бүген - 15 сентябрьдә, көзнең җылы һәм явымсыз көне белән хозурланып калу мөмкинлеге бар. Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем күзәтелми, талгын җил исә. Көндезге һава температурасы 17-22 градус булачак.
Казанда шулай ук яңгырлар вәгъдә ителми. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 18-21 градус җылы булачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48759
Фото: http://media.publika.md/ru/image/201209/oar_full/oooooooooooooooooo_00958600.jpg
Нет комментариев