Республиканың һәр районында да диярлек һава торышы кинәт үзгәрде.
Бер төн эчендә Татарстанда һава температурасы, узган җылы атна белән чагыштырганда сизелерлек түбән төште. Бүген көндез уртача һава температурасы Казанда - 12, республикада 11-17 градус җылы булачак.
Татарстанның күпчелек районнарында көн дәвамында болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, бераз яңгыр явачак.
1 октябрьгә каршы төндә тагын да ныграк суыта - һава температурасы 2 градус кына җылы булачак. 2 октябрьдә җилнең көчәюе фаразланыла.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49187
Фото: http://www.look.com.ua/pic/201403/1920x1200/look.com.ua-95999.jpg
Нет комментариев