Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Конкурска йомгак ясалды: безнең район лауреат исемлегенә кергән

Конкурс тәмам, безнең проект җиңде

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге комиссия халык социаль проектлары республика конкурсына йомгак ясауны төгәлләде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, безнең район коллективлары тәкъдим иткән ике социаль проектның берсе, ягъни Котлы Бөкәш урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы эшләгән "Хәлфә бабай чишмәсен торгызу" проекты лауреат исемлегенә керде. Иртәгә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында җиңүчеләрне һәм конкурс лауреатларын тәбрикләү (грантлар алу өчен сертификатлар тапшыру) тантанасы узачак. Без бу проектта лауреат булуыбыз белән нык горурланабыз! Газетабызның киләсе санында әлеге проектның асылы, аның кыйммәте һәм аны тормышка ашыру чаралары турында тирәнрәк тукталып үтәчәкбез.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X