Ике көн дәвамында һава торышы бозыла
Көн темасы

Ике көн дәвамында һава торышы бозыла

Татарстан синоптиклары 8 декабрь киченә кадәр һава торышының сизелерлек бозылуын хәбәр итә. Төгәлрәк әйткәндә, начар һава шартлары 8 декабрьнең 18:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.

7-8 декабрьдә республика районнарда һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, 7 декабрь көндез һәм 8 декабрьгә каршы төндә 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. 8 декабрьдә юеш кар һәм кар явар, дип фаразланыла.

8 декабрьдә шулай ук буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кими.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51775

Фото авторы: Светлана Кутлина.


Һава

Нет комментариев