Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Балык Бистәсендә буран көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада вакыты белән явым-төшем - кар явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак. Буран вакытында күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, көчәючән. Юлларда - бозлавык, кар көртләре хасил булырга да мөмкин.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын, көндез исә 2 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразланыла.

Казанда төнге сәгатьләрдә 3 градус салкын булса, көндез 2 градуска кадәр җылыта.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50784

Фото: http://statics.photodom.com/photos/2013/02/14/2548047.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран