Шулай итеп, 10 августта аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез Татарстанда урыны белән яңгыр явачак, яшен булу ихтималы бар. Җил көчәя. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Дүшәмбе һава температурасы Татарстанда - 22-27, Казанда 22-25 градус җылы булачак.
11 августка каршы төндә болытлы, кыска вакытлы яңгыр, яшен булу ихтимал. Һава температурасы 11 градустан югары күтәрелми.
Нет комментариев