Бәхетсезлек очрагы Лениногорск районында булган.
Лениногорск районындагы Шешма елгасында ике ир мәете табылган. Төнлә күпердән егылын 45 яшьлек Ирек Васильев һәм 57 яшьлек Йосыф Гыйлазов һәлак булганнар. Әмма эзләү барышында тагын бер мәет табылган - Зәкәрия Шәрәповныкы. Йосыф Гыйлазовның мәете әле дә табылмаган.
Ике ирнең югалуы хакында туганнары хәбәр салган. Алар эштән өйләренә кайтмагач, борчыла башлаганнар. Ирек һәм Йосыф егылып төшкән җирдә елганың тирәнлеге 2-2,5 метрга кадәр җитә.
Зәкәрия Шәрәпов ике атна элек югалган булган, әмма аның югалуы турында беркем дэ хәбәр итмәгән.
Нет комментариев