Хәмиткә - 56, Гөлнарага 46 яшь. Гаилә башлыгы тумышы белән Әлмәндәр авылыннан. Каратун икмәк кабул итү пунктында эшләгән. Гөлнара Менделеевски якларыннан. Төрле эшләрдә йөргән.
- Гөлнара бездә пропискада түгел иде, - ди Каратун авыл җирлеге башлыгының сәркатибе Гөлүсә Насретдинова. - Хәмит абый беренче хатыныннан аерылгач, ике-өч еллар элек Гөлнара белән кавышты. Мин аларны начар яшәделәр, дип әйтмәс идем. Дулап, тавышланып йөрмәделәр. Хәмит абый салгаласа да, усал, начар кеше булмады. Бик йомшак, кешегә каршы сүз әйтми торган иде.
Тулырак язма: http://www.saby-rt.ru/
Нет комментариев