Казан – Шәмәрдән трассасында юл-транспорт һәлакәте [+фотолар]
Фаҗигаләр

Казан – Шәмәрдән трассасында юл-транспорт һәлакәте [+фотолар]

Казан - Шәмәрдән трассасында автомобиль кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына килеп бәрелгән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте аркасында хатын-кыз һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фаҗига 29 октябрьдә 16 сәгатьтә Казан - Шәмәрдән трассасында була. Пановка авылы тирәсендәге 55нче километрда «Шевроле Авео» автомобиль рулендә утырган 40 яшьлек ханым идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына бәрелгән.

Нәтиҗәдә, рульдә утырган хатын-кыз да, машинадагы 9 яшьлек пассажир бала да зыян күргән. Медицина хезмәткәрләре кыз баланың баш мие селкенгән һәм эчке органнарына зыян килгән дип белдергән. Зыян күрүчеләрнең икесе дә Казанның травматология үзәгенә озатылган.

Чыганак: saby-rt.ru


Нет комментариев