Фаҗига: Татарстанда күп балалы гаилә йортсыз калган (ФОТО)
Фаҗигаләр

Фаҗига: Татарстанда күп балалы гаилә йортсыз калган (ФОТО)

Кукмара янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрьдә, көндезге сәгать 14.16 минутларда "ГЛОНАСС+112" системасы аша Ош.Юмья авылының Мәктәп урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына. "Хезмәт даны" хәбәр итүенчә, күп балалы гаилә яшәүче өй, аның веранда өлеше - барлыгы 41 квадрат метр мәйдан торак җир янып бетеп, кара күмергә...

Кукмара янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрьдә, көндезге сәгать 14.16 минутларда "ГЛОНАСС+112" системасы аша Ош.Юмья авылының Мәктәп урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына.

"Хезмәт даны" хәбәр итүенчә, күп балалы гаилә яшәүче өй, аның веранда өлеше - барлыгы 41 квадрат метр мәйдан торак җир янып бетеп, кара күмергә әйләнә. Каралты-курага, мал-туарга, кешеләргә зыян килми.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә район хәбәрендә.
фото сайттан.

Нет комментариев