Бүген мөселманнарның ай календаре буенча яңа ел башы. Изге мөхәррәм аеның беренче көне.
Елның беренче ае ничек башланса, шулай дәвам итәр, дигән ышаныч яши. Шуңа күрә барчабызга да әдәп-әхлак, мөселманлык сыйфатларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Мөхәррәм аеның беренче ун көне бигрәк тә мәрхәмәтле, хөрмәтле санала. Ә уналтынчы көне Кыйбла урнаштыру көне буларак билгеле.
Бу көннәрдә җир шарының күп өлешендә бәйрәм-озак итеп Коръән, намаз, теләк-догалар укыла, тәмле ризыклар әзерләнә. Барыбызга да исән-имин булып, тыелганнардан тыелып, кушканнарны үтәп яшәргә язсын. Шул чагында Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә дә ирешербез, иншаллах.
Ширияздан Гарипов.
Фото:иhttp://mosreg.ru/upload/iblock/c61/rtxr798.jpg
Нет комментариев