Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә дә кердек. Бу көннәрне Аллаһының рәхмәтенә ирешү ункөнлеге диләр.
Изге бәйрәмнең җәйге вакытка туры килүе үзенә күрә бер сынау да. Мөэмин-мөселман кардәшләребез таң атканнан кояш баеганга кадәр ураза тотуны ничек кичерә? Бу хакта өлкән буын, яшьләрнең фикерен беләсем килеп берничә кешегә телефоннан шалтыраттым.
Балык бистәсеннән Минҗәүһәр апаны якыннан белмәсәм дә узган ел аның Хаҗ сәфәрендә булып кайтканын ишеткән идем.
-Һәр көнгә шөкерана кылып яшим, балам. Мин инде сигезенче дистәне вакладым. Төрле чорларда ураза тотарга туры килде. Әмма хәзерге рәхәт, иркен тормышны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Шуңа да Аллаһының ризалыгы өчен сөенеп тотарга кирәк. Кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәсәк әҗер-савабы да булыр, Аллаһының рәхмәтенә дә ирешербез.
Нәкъ шундый ук сүзләрне Гүзәл Нургалиевадан да ишеттем. Үзенә 40 яшь булса да, сөйләгәннәре өлкәннәрнекенә тиң акыллы, зирәк.
-Сәламәт булганда һәр көнгә сөенерлек. Уразаны калдырмаска тырыштым. Эшкә йөрсәм дә иртән сәхәргә торулар, кичен авыз ачарга җыенулар-бәйрәм кебек ул. Тормыш җитеш, бер нәрсәгә дә аптырарлык түгел, ризыклардан өстәлләр сыгылырлык. Болар бит барысы да Аллаһыбыз биргән нигъмәтләр. Шуны онытмасак иде.
Балык Бистәсеннән Әнисә Нәбиуллинаның исә Рамазан аенда шатлыгы икеләтә арткан.
-Уразаны сөенеп тотам, башка елларда да калдырган юк иде. Аллаһы Тәгалә кабул итсен, җәйге көн озын булса да бер кыенлыгы да сизелми. Әле менә оныгыбыз туды,-ди ул елмаеп. -Аллага шөкер, сау-сәламәт. Бала баласы балдан татлы дигәндәй, аны кулларга алып сөюе үзе бер бәхет икән ул.
Әти-әнисенең тигез канатында иманлы, тәүфыйкьлы бала булып үссен дигән теләгем, аның шатлыгы белән уртак иде бу минутта.
Котлы Бөкәштән Рәмзия Нуретдиновага шалтыратуым исә юкка түгел. Аны тыңласаң ислам диненең нигезенә тагын да ныграк төшенәсең. Үтемле вәгазьләре белән һәркемне сәгатьләр буе үзенә карата белә торган тирән белемле мөгаллимә ул.
-Рамазан аен көтеп алабыз. Уразага беренче көннән үк гаиләбез белән бергәләп кердек. "Бөкәш нуры" мәчетенә тәравих намазына йөрибез, ифтар мәҗлесләрен үткәрәбез. Эссе көннәрдә дә Аллаһы Тәгалә үз җиңеллеген бирде. Башта көннәр кызу торса, инде менә хәзер җиләс, салкынча һава. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, рәхмәте.
Сүз уңаеннан, һәр елдагыча "Бөкәш нуры" мәчетендә быел да балалар өчен лагерь үткәрү ниятендә икән мөгаллимә.
-Балалар күңеленә кече яшьтән үк иман нуры салынырга тиеш,- ди ул. -Пәйгамбәребез әйткән: "Иман нуры төшкән күңелнең өч сыйфаты бар: беренчесе-ул рәнҗетми, икенчесе-рәнҗеми, өченчесе-игелекле эшләре өчен бернинди дә әҗер сорамый, ул аны Аллаһы ризалыгы өчен генә эшли".
Әлеге үгет-нәсыйхәтле сүзләрне хуплап, "Амин", дияргә кирәктер. Ихлас ниятләгән уразаларыбыз кабул булсын! Әти-әниләребезгә рәхмәт-шәфкатьтә булыйк, балаларыбыз әхлак-тәрбиядә үссеннәр, һәр йортта иман нуры балкысын!
Фәрвәз Каюмова.
Фото:
Нет комментариев