Әбү Һөрәйрадан риваять кылына: Расүлуллаһ әйтте: " Чынлыкта, Ислам дине җиңелдер, әмма кем дә булса аның белән көрәшә башласа, дин аны, һичшиксез, җиңәчәк, шуңа күрә дөреслеккә тотыныгыз, якынаегыз, шатланыгыз һәм иртән, кичен һәм төннең кайбер вакытларында Аллаһыга мөрәҗәгать итегез". Бу хәдис Пәйгамбәребез с.г.в.нең "чынлыкта, бу дин, ягъни Ислам дине, җиңелдер",-дигән...
Әбү Һөрәйрадан риваять кылына: Расүлуллаһ әйтте: " Чынлыкта, Ислам дине җиңелдер, әмма кем дә булса аның белән көрәшә башласа, дин аны, һичшиксез, җиңәчәк, шуңа күрә дөреслеккә тотыныгыз, якынаегыз, шатланыгыз һәм иртән, кичен һәм төннең кайбер вакытларында Аллаһыга мөрәҗәгать итегез".
Бу хәдис Пәйгамбәребез с.г.в.нең "чынлыкта, бу дин, ягъни Ислам дине, җиңелдер",-дигән сүзләре белән башлана. Бу сүзләр динебезнең төп асылын, нигезен аңлата. Динебез - җиңел дин: аны үзләштерү дә, тоту да, аңлау да җиңел. Аның нигезендә Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, расүлләренә, кыямәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһ Тәгаләдән икәненә ышану ята. Бу - иман була. Иманы булган кеше мөэмин була, иманы булмаган кеше кяфер була. Иманы булган кеше җәннәткә ирешә. Динебез - Ислам дине, ул - камил, шул динебезгә таянып башкарыла торган гамәлләр генә хәерлеләр. Бу гамәлләр адәм баласын фани дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә. Әлеге гамәлләрне үтәү бик җиңел.
"Аллаһы сезгә җиңеллек тели, авырлыкны теләми"(2:185).
Күпләр Ислам диненең авырлыгына, андагы гыйбадәтләрнең үти алмастай булуына зарланалар. Әмма шайтан коткысы - адәм баласын диннән читләштерүче. Чынлыкта, бу дин - җиңел дин. Аллаһы Тәгалә Үзенең колын балчыктан халикъ кылган, аңа җан биргән һәм фәрештәләргә адәм баласына сәҗдә кылырга боерган. Адәм баласының олуглыгын, дәрәҗәсен күрсәтә торган факт бу. Аллаһы Тәгалә адәм баласына яшәү рәвеше билгеләгән. Ул яшәү рәвеше Ислам шәригате белән билгеләнә. Әгәр дә адәм баласы үзенә йөкләтелгән шәригатьне үти алырлык булмаса, ул фәрештәләр сәҗдә кылырлык югары дәрәрҗәле зат булмас иде. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә:
"Аллаһы Тәгалә һичкемне көче җитмәс эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән генә көчләр"(2:286).
Ислам дине - җиңел дин, әмма адәм баласы үзе генә түгел. Адәмгә барлык фәрештәләр сәҗдә кылганда Аллаһының мәхлукларыннан булган бер мәхлук сәҗдә кылмый. Ул - иблис. Иблис адәм баласына динне үти алмаслык авыр итеп күрсәтә, шәригатьтә боерылганнардан тыя, тыелганнарына боера, яхшыны яман итеп, яманны яхшы итеп күрсәтә. Ул бу эшенә Аллаһыдан рөхсәт сорый. Аллаһы әйтә: "Иблис әйтте: Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне аздырмак өчен туры юлың өстеңдә утырачакмын"(7:16).
Аллаһы Тәгалә аңа рөхсәт бирә, әмма кисәтә: "Әлбәттә, минем тәкъва колларым сиңа иярмәсләр", ди. Шайтанга иярүдән фәкать Аллаһыга ышанычы булганнар гына сакланып кала ала. Нинди гамәлләр соң ул адәм баласына авыр булып тоелган, әмма үтәргә җиңел булган гамәлләр?
Пәйгамбәребез с.г.в әйтә:
"Ислам биш нәрсәдән тора (ягъни Исламның биш баганасы бар): Аллаһтан башка гыйбадәт кыла торган зат юк, Мөхммәд Аллаһның илчесе дип раслау, намаз уку, зәкят, Кәгъбәгә барып хаҗ кылу һәм рамазан аенда ураза тоту" (Әл-Бохари, әт-Тирмизи, ән-Нәсәи, имам Әхмәт хәдисләр җыентыкларында китерелгән).
Мөэмин кешегә бу баганаларны үтәү шулкадәр җиңел, ә калдыру авыр. Һәр багананы Аллаһ Тәгалә адәм баласына авыр итеп, үти алмаслык итеп йөкләми, бәлки җиңеллек белән йөкли.
Бүген күпләр Ислам динендә гыйбадәт күп, әгәр намаз өйрәнсәң, көн-төн намазда утырырга кирәк, башка гыйбадәтне өйрәнсәң дә шулай ук, ул гыйбадәтне тәүлек буе һич туктамый үтәргә кирәк дигән ялгыш фикер белән динне, гыйбадәтләрне өйрәнергә, үтәргә куркып торалар. Бу хәдистә күренгәнчә, Аллаһ ризалыгына ирешү өчен бездән артыгы таләп ителми, фәкать биш багана гына.
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: "Чынлыкта, бу дин җиңелдер". Асылда диннең мәҗбүрилеге алда әйтеләгән биш баганага кайтып кала. Бүгенге көндә күпләр шушы биш багананы үтәми, бәлки диндә булмаган йолалар үтәп, аларны биш баганадан да өстен итеп, бөтен кеше дә үти алмас дәрәҗәдә катлауландырып, динне күтәрәсе урында аның бетүенә сәбәп булалар. Мәсәлән:кеше үлгәч (күп йолалар үлем белән бәйле), аны тиз генә юып кәфенлисе дә җеназа намазы укып илтеп җирлисе. Бер катлаулылыгы да юк. Ә кешеләр ни эшли: кемдер, үлгәч тә күмәргә ярамый, мәетне бер кич булса да кундырырга кирәк, ди; кемдер, өч кич кундырырга кирәк ди; кемдер, сәдаканы күп бирергә кирәк, кемдер, аз бирергә кирәк, өчесен, җидесен, кырыгын, елын, кемдер, үлгән көннән, кемдер, җирләгән көннән, ди; кемдер, үлгән кеше өчен 40 "Йәсин" чыгу мәҗбүри ди. Шунда ук бу эшләрне башкаручы бабай яисә әби табыла һәм ул үзенең бу эшен фәлән сум дип бәяләп тә куя. Әллә нинди мәҗбүри догалар, әллә нинди җирләү рәвешләре барлыкка килә. Кыскасы, мәетнең якыннары аны югалту турындагы кайгыга караганда ничек бу йолаларны башкару турында ныграк кайгыра, һәм бу йолаларны башкару тәртибен югары дини белемле бер галим белми(чөнки алар шәригатьтә юк), ә хәреф тә танымаган бер бабай яисә әби белә( һәм аларны шулардан башка беркем белми).Әлбәттә, бу әйтелгәннәрне үтәүдә савап та бар, әмма шуны аңларга кирәк, шәригатебездә ул каралмаган ягъни мәҗбүри түгел.
Бу йолаларның дин таратуда тискәре йогынты ясый торганнары да бар.Мәсәлән, никахка кунаклар да парлы гына килергә тиеш, никах мәҗлесенә имам кергәч капканы бикләп куярга,сишәмбе көн олы эш башламаска яисә юлга чыкмаска,кояш баегач акчаны идәнгә атып кына бирергә дигән хорафатларга ышану дөрес түгел. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: "Җиңеләйтегез, авырайтмагыз".
Ә адәм баласы авырайта. Ул үзенең динен шул кадәр үзгәртә, бүгенге көндә күпләр тота торган дин - Аллаһ Тәгаләдән иңгән Ислам дине түгелдер. Ул: "Аллаһ Тәгаләгә ышанам",- дисә дә, күрәзәчегә, сихерчегә йөреп, тормышын йолдызнамәләргә карап алып бара. Биш вакыт намазны елга бер тапкыр өенә бабай чакырттыру, азан әйттерү, Коръән укыту белән алыштыра, бер ай ураза рамазан аенда 3 көн ураза тоту белән чикләнелә( бүген фәлән методлар белән ач торсаң, шул ураза инде ул дип әйтүчеләр дә бар). Хаҗга дип Болгарга,Биләргә, Изгеләр тавына гына йөриләр. Уйлап карыйк: шушымы Ислам дине, Аллаһ тәгаләгә шушыларны безгә йөкләдеме?
Бәлкем, безгә чын асылга кайтырга, динебезне мәҗбүр ителгән, йөкләтелгән рәвештә үтәргә кирәктер?
Чынлыкта, бүген үзләрен дин өчен көрәшүчеләр дип атаучыларның күбесе шушы ялган дингә ябышып, чын динне бетерүчеләр түгелме?
Дөнья ләззәтенә алданмыйк. Азрак кына булса да күзебезне ачыйк. Аллаһ Тәгалә әйтә:
"Бел, чынлыкта бу дөнья уен һәм шаяру гына"(57:20).
Кешенең дөньяда бирелгән тормышы гыйбадәтсез уен һәм шаяру гына булып уза. Бу ләззәтле дөньяда, бигрәк тә бүгенге көндә, башкалар кебек яшәү өчен түбәннәрдән түбәнрәк дәрәҗәгә төшәргә кирәк: хәмер эчәргә, зина кылырга, рибага керергә, хәрам ризык, хәрам гамәл кулланырга.
Түбән дәрәҗәгә төшмәс өчен, иман байлыгы, иманның ныклыгы кирәк. Гамәлләрнең Аллаһыданмы, шайтаннанмы икәнен аңлар өчен аек акыл кирәк. Боларга ирешү өчен, әлбәттә, адәм баласыннан зур сабырлык һәм тырышлык таләп ителә.
Гомумән,бу сүзләремне Татарстан күләмендә әйтүем. Чөнки 15 еллык имамлык тәҗрибәмдә күп районнарда булырга туры килде. Ә үзебезнең Балык Бистәсе районы җирлегендә Аллага шөкер халкыбыз елдан-ел динебезнең асылын аңлап, хорафатларны өстен куймыйча, дөрес яшәү рәвеше алып барырга тырышалар.
Шуңа күрә динне катлауландырмыйк, үти алмас дәрәҗәдә, яисә диннән гайрәт чигәр дәрәҗәдә гыйбадәт кылмыйк, диндә булмаган бидгатьләрдән баш тартыйк. Ихлас булсак, бер-беребезгә ихтирамлы булсак, иншә Аллаһ, теләгәнебезгә ирешербез.
Рамазан хәзрәт Хисаметдинов вәгазе.
Нет комментариев