«Татар әлифбасы һәм графикасының берничә тапкыр алыштырылуы, татарның берничә буыны милли асылыннан аерылуга китерде, - ди Коръәни-Кәрим вә Пакь Сөннәт өйрәнү үзәге башлыгы, теолог галим Фәрит Салман. - Графика үзгәртелү нәтиҗәсендә татар язуы һәм теленең үзенчәлекле характеры югалтыла. Бүгенге көндә татарларның күпчелеге гарәп графикалы иске татар язуын аермый һәм аңламый. Татар телендәге гарәп-фарсы алынмаларының дөрес язылышы күптөрле үзгәрешләргә дучар ителә».
«Корама телдә яза башладык», - ди аксакал язучыбыз Рабит Батулла да. Үзенең чыгышларында ана теле мәсьәләсенә кагылышлы фикерләрен һәрдаим җиткереп тора ул. Бер карасаң, югары филологик белеме булмаган язучының сүзенә колак салырга теләмәүчеләр дә булмас, әмма Рабит әфәнденең дә кайбер фикерләре белән килешми мөмкин түгел...
Соңгы елларда дини китаплар шактый күп чыга башлады. «Нишләп алар рус телендә нәшер ителә?» дигән сорау белән газета укучылары арасында да булгалый. Әмма дөньяга дини эчтәлектәге китаплар, хезмәтләр чыгару белән дан тоткан «Хозур» нәшриятында, мәсәлән, 2016 елда 2 гарәп, 17 рус һәм 40 татар телендә басма дөнья күргән. Дини мирасыбызны кайтару да ал да гөл бармый. Белемле, үз эшенең остасы булган тәрҗемәчеләргә дә кытлык юк түгел икән...
.jpg)
Татар телендә чыккан очракта да хаталар күплеге күңелне борчый. Фәрит хәзрәт Салман тәрҗемәчеләребезнең аз санда булуын да искәртә. Дини терминнарның бар нечкәлекләрен белеп эш итүчеләр чыннан да аз. Вакытлы матбугатта да «сәдака» сүзен 9 төрле итеп язалар, ди дин белгече. Бу фикерне галим Рамил Исламов та раслый. Хәзерге татар телендә дини төшенчәләрне генә түгел башка терминнарны язу да ничектер үз агымына куелган.
- Мондый кимчелекләр югарыда менә шушы өлкә буенча тиешле сәясәтнең алып бармавыннан килеп чыга. Мин Ислам институтында татар теле укытканда аның тарихлары белән кызыксындым, - Рамил әфәнде. - Сүздә бер генә хәрефне алыштыру Югары совет президиумы карары белән эшләнгән. Шул карар кабул ителгәч, ул закон төсен алган. Аны беркем дә үзгәртә алмаган. Бүген андый әйбер юк. Дини терминнар мәсьәләсе күптән өлгергән тема. Телдәге чуарлыклар аркасында килеп чыккан күренеш. Дәүләт терминология комиссиясе бар. Аларның эшен җанландырып җибәрергә кирәк. Татарстан Диния нәзарәте яки Голәмәләр шурасы исеменнән әлеге дини терминологияләр мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Телче галимнәребез тарафыннан матбугатта бу темага язылган бер генә дә язма күргәнем юк. Алар Татарстан фәннәр академиясендә нәрсә көтеп утыралар? Тел бозыла дигән темага күпме сөйләшүләр булды бит инде. Телче галимнәргә бу юнәлештә эш алып барырга кем комачаулый?
Мәгълүм булганча,Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телендә алып барылырга тиеш дигән карарга киленде. Бу яңалык күпләрдә ризасызлык тудырса да, хуплаучылар да шактый күп. Әдәбият галиме Фәрит Яхин Диния нәзарәтенең бу карарын зур алга китеш, дип санаса, Рамил Исламов бөтенләй татар телен белмәгән кеше мулла була алмый дип оран сала.
Бу фикер урынлы сорауга җирлек тудыра. Татар телен камил белмәгәннәрне Аллаһ йортыннан куа башласалар, алар урынына куярлык дин әһелләребез бармы соң безнең? Татар телен белмәүчеләрне надан муллалар алыштырмагае. Республикада мең ярымга якын мәчет булганда, шуларның 800 гә якынына имамнар җитмәвен исәпкә алсак, хәтта куркыныч булып китте. Шулай да татар милләте вәкиле буларак, Татарстандагы Аллаһ йортында вәгазьләрне ана телебездә алып баруларын хуплыйм.

Динчеләрнең туган тел өчен борчылуы, ә әдәбиятчеләребез дингә тартылуы сөнечле гамәлдер. Шулай да Мәскәүдә яшәүче, бигрәк тә яшь мөселманнар арасында зур абруй казанган галим, имам-хатыйп Шамил хәзрәт Галәветдинов исә (заманында хөдбәләрне дә мәчеттә татарча укыган дин галиме), үзенең бер әңгәмәсендә вәгазь һәркем аңларлык телдә укылырга тиеш, дип раслый.
- Дөньяда милләтләр белән бәйле вәзгыять кискен рәвештә үзгәрә: Европада да, Америкада да. Халык массалары бер урыннан икенчегә күчеп тора. Шуңа күрә мәчет бер генә мәдәнияткә карарга тиеш түгел. Гыйбадәтханә күпмәдәниятле булырга тиеш. Вәгазьнең максаты - җәмгыятьне рухи яктан тәрбияләү. Шуңа күрә һәркем аңларлык телдә сөйләшергә кирәк. Лондон яки Нью-Йоркта берәр гарәп мәчете булсынмы яки төрек мәчете булсынмы, анда төрле тел, төрле мәдәният кешеләре килә икән. Вәгазь һәркем аңларлык телдә укылырга тиеш. Кешеләр мәчеткә нәсихәт эзләп килә. Алар белән алар аңлаган телдә аралашу кулай, - ди Шамил хәзрәт.
Нет комментариев