Муниңепалә район башлыгы Илһам Валеев рәислегендә авыл җирлекләре, хокук саклау оешмалары һәм дин әһелләре катнашында зур киңәшмә үтте.
Югары трибунадан чыгыш ясаган районнн прокуроры Рууслан Шакирҗанов, полиция бүлеге җаваплы хеезмәткәре Фәрит Садриев Һәм барлык дин әһелләре бер авыздан диярлек соңгы вакытларда дөньякүләм вакыйгааларга зур борчылуларын белдерделәр. Алар районыбыз җирлегендәге җәмәгат учреҗдениеләрендә, мәдәният йортларында, мәгариф бүлегенә караган уку йортларында сакчыллык чараларын көчәйтү, районыбызда экстремизм һәм терроризмны булдырмау буенча үз фикерләре, тәкдимнәре белән уртаклаштылар. Аларның барысы да үз чыгышларында районыбыз җирлегендә иминлек тәэмин итү юнәлешендә башкарасы чаралар, хәл итәсе мәсәләләр турында фикерләштелтеләр. Чиркәү, мәчетләр һәм якшәмбе мәктәбләренең эшчәнлеген яхшырту, дини тәрбияне тагында актифлаштрырга кирәклеге хакында сөйләштеләр.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Нет комментариев