Бүген Балык Бистәсенә республиканың баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде
Бүген Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә җомга намазын республиканың Диния Назарәте баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.
Ул ялыктырмыйча, үтемле итеп вәгазъ сөйләде. Кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте. Баш мөфтине район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хисаметдинов һәм башка дин әһелләре каршы алды, намазда катнаштылар. Шунысын әйтергә кирәк, районыбызда мәчетләргә намазларга йөрүчеләр саны арта бара.
фото: vologda.kp.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев