Әниләребезгә бүләккә пьеса
Язның матур бер көнендә без әниләрне мәктәпкә чакырдык һәм аларга "Әйт әле, күбәләк" дигән пьеса күрсәттек.
Иң беренче булып, без ятлаган шигырьләрне сөйләдек, аннан соң әниләребез турында язган сочинениеләрне укыдык. Әни - сүзе бик олы сүз. Бөтен балаларныкы кебек минем дә телем "әннә", "әни" сүзләре белән ачылган .Бу бәйрәмдә без җырладык ,биедек һәм шигырьләр сөйләдек. Әлбәттә инде, әниләргә үз кулларыбыз белән ясалган бүләгебезне тапшырдык. Бу көн бик күңелле булды.
Пьесада һәр укучы үзенә бүлеп бирелгән рольне башкарды. Ә мин күбәләк ролендә идем.
Март аенда әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз бәйрәмен үткәрү юкка гына түгелдер. Әниләребез кебек йомшак, назлы, кояшлы бит ул ай. Һәрбер бәйрәмне дә шулай күңелле, кызыклы һәм истә калырлык итеп уздырасым килә.
Дилә Гатауллина.
Күгәрчен мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев