Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде
Интернетта яңа "Әлбәттә" мәгариф проекты барлыкка килде. "Әлбәттә" - татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.
Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.
Хәзергә сайтта тарих фәннәре докторы...