Безнең районда карбызлар да яхшы үсә
Күптән көтелгән яңгырлар явып үткәч, бакчалардагы яшелчәләр, җиләк- җимеш үсеш алды.
Хәзер безнең якларда да климатыбыз өчен яңа булган җиләкләр, яшелчәләр үстерүчеләр күп. Танышларым беренче уңышлары турында сөйләделәр.
Быел кура җиләге мул уңыш белән куандырган. Чәчәк ату чорында һава торышы тыныч булганлыктан, җиләкләре күп булган. Безнең бакчаларда сары, ремонтант һәм гади кура җиләге үсә. Кыяр да һава торышы салкынайгач, үсеп китте. Болгар борычы өлгереп килә. Трой-Урай авылында яшәүче танышымның помидорлары 600-800 граммга кадәр үскәннәр. Алар үз бакчаларында үскән карбызны татып караганнар инде, хәзер кавын, виноград та өлгереп килә икән.
Минем «Сәламәт бул!» клубы буенча дусларым арасында да менә дигән яшелчәчеләр, бакчачылар күп.
Светлана Кутлина.
Тулырак язманы гәҗитебездән укыгыз.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев