Сезгә үзебезнең Кече Әшнәк авылы мәчете турында язмакчы булам. Безнең мәчетебез бик борынгы.
Аның мулласы Мансур Хәмидуллин яхшы күңелле кеше, үзенең вазыйфасын җиренә җиткереп, чын күңелдән башкара. Авыл халкы аннан бик канәгатъ. Тормыш иптәше Нурия мәчетебезне бик чиста тота, ураза айларында авыл халкын мәчетебездә авыз ачтыра. Мәчетебез эченә керсәң чыгасы килми, нур бөркелеп тора.
Минем тагын бик изгелекле кеше-Шамил Гарапшин турында язасым килә. Ул егет үзебезнең авылныкы. Армия сафларыннан кайткач районда шофёр булып эшли. Үзе кебек уңган кыз-Нурия Сәләхетдиновага өйләнеп бик тә тәрбияле бер кыз, бер малай үстерделәр. Аларга югары белем биреп үз тормышларын корып җибәрергә ярдәм иттеләр. Хәзерге көндә Шамил райондагы авылдашлардан акча җыеп, мәчетебезне муллабыз Мансур белән бик матур калай рәшәткә белән әйләндереп алдылар. Мәчетебез тагын да нурланып, балкып тора башлады. Алар икесе бергә зиратыбызны да төзекләндерүгә бик зур өлеш керттеләр. Шамилнең кияве кирәкле материалны алып кайтып тора. Без, авыл халкы, муллабыз Мансурга һәм Шамилгә зур рәхмәтебезне "Авыл офыклары" газетасы аша белдерәбез.
Мәүлия Бәдретдинова.
Кече Әшнәк авылы.
Фото: http://almaty.ws/_ph/5/192780911.jpg
Нет комментариев