Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Без сөнниләр–хәнәфиләр

Белгәнебезчә, август башында җөмһүриятебездә дин, ислам тәгълимәте һәм халкыбызның рухи тәрбиясе турында дәүләт шурасының чираттан тыш җыены булып үтте. Анда "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында"гы Татарстан республикасы законына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә каралды. Асылда сүз соңгы айларда башкалабыздагы фаҗигале вакыйгаларга бәйле иде. Бу вәхшилек ислам диненә дини әһелләребезгә, алар...


Белгәнебезчә, август башында җөмһүриятебездә дин, ислам тәгълимәте һәм халкыбызның рухи тәрбиясе турында дәүләт шурасының чираттан тыш җыены булып үтте. Анда "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында"гы Татарстан республикасы законына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә каралды. Асылда сүз соңгы айларда башкалабыздагы фаҗигале вакыйгаларга бәйле иде. Бу вәхшилек ислам диненә дини әһелләребезгә, алар йөзендә барлык мөселманнарга, газиз Ватаныбыз Татарстанга каршы мәкерле явыз һөҗүм булды. Яшен яшьнәгәч депутатларыбыз да дин әһелләре белән бергәләп тиз арада җыелып фикерләштеләр, кайгы уртаклаштылар, карарлар кабул иттеләр. Бу вакыйгаларда халкыбызны күптән борчыган рухи тормыш, яшәешебездәге кимчелекләр ачык күренде. Матди яктан, фәнни-техник өлкәдә бик алга китсәк тә, рухи, илаһи яктан фәкыйрь шул әле без. Бу хәлнең төп сәбәпләреннән берсе дини-әхлак өлкәсендә борынгы болгар бабаларыбыз юлыннан тайпылу, кайбер яшьләрнең чит шаукымнарга тиз бирелүе.
Безнең бабаларыбыз бик зирәк акыллы булганнар. Алар ислам динен төрле агымнар арасыннан иң хак урталык юлын-хәнәфи мәзһәбендә кабул иткәннәр. Ул Аллаһы Тәгаләдән иңгән изге Коръән, аны адәм балаларына җиткергән рәсүле-Мөхәммәд галәйһиссәләм, аның сәхабәләре һәм алар юлыннан барган мәшһүр галимебез Әбү Хәнифә хәзрәтләре юлы. Бабаларыбыз хәнәфиләр, без дә хәнәфиләр. Мәшһүр дини галимнәребез: Кол Гали, Г.Курсави, Ш.Хәмиди, Г.Утыз Имәни, Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗәни, Г.Баруди, Ә Максуди һәм башкалар шулай ук хәнәфиләр.
Безнең яшьләргә гарәп илләренә барып өйрәнәсе түгел. Башта үзебезнең төрки-татар галимнәреннән өйрәнергә кирәк. Бу хакта шәһид галимебез Вәлиулла хәзрәт 20 ел буена әйтеп килде. "Иман" нәшрияты оештрып 200 дән артык исемдә китап-әсбаплар, гәҗит-журналлар, календарьларны меңләгән тиражда бастырып бөтен Татарстан, Башкортстан, Русия халыкларына җиткерде. Ул беренчеләрдән булып Коръәннең Ногмани тәфсирен хәзер без укый торган татар әлифбасы хәрефләре белән язылган нөхсәсен бастырып халкыбызга ирештерде. Әнә шундый кешеләрдән өйрәнергә кирәк безгә.
Аллаһының рәхмәте белән халкыбызга дин иреге бирелеп 20 елдан артык хөррияттә яшәдек. Әмма кайбер үзен мөселман дип санаган татар заты шайтан коткысы-матди дөньяга бирелеп тәүлекнең 24 сәгатенең 40 минутын гына булса да, гыйбадәткә, Аллаһ әмерен үтәргә вакыт тапмый. Нәтиҗәдә, гөнаһлы адәмнәр төрле кайгы-хәсрәт, авыру, афәтләргә тара, бозык юлларга баса, яман гадәтләр колы була.
Баш казыебыз Балтач районы мөхтәсибе үз районында мөгаллимнәр әзерләп барлык мәктәпләрдә 12 ел буена дини-әхлак дәресләре укытуга иреште. Алга таба да моны дәвам итәчәкләр.
Без "Мөхәммәдия" шәкертләре дә берничә ел элек балтачлылар үрнәгендә бу эшне башлап җибәргән идек. Узган уку елында мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпләрдә әхлак темасына багышланган берничә ачык дәрес, семинарлар үткәрелде. Мәктәпләрдә Коръән, намаз уку, азан әйтү буенча бәйгеләр уздырылды. Җиңүчеләр үзәк мәчеттә район бәйгесендә катнаштылар. Югары Тегермәнлек, Түбән Тегермәнлек мәктәпләрендә намаз бүлмәләре булдырылды. Уку елы дәверендә дәрестән тыш, каникул вакытларында укучыларга хәнәфи мәзһәбе тәррикәтендә намаз тәртибен, анда укыла торган сүрә-аятьләрне, догаларны өйрәттек. Кичләрен, ял көннәрендә бу балалар мәчетләрдә имам һәм абыстайлар җитәкчелегендә дини белемнәрен тирәнәйттеләр. Күпчелек укучылар бу дәресләргә бик теләп йөрделәр. Ата-аналар да бу гамәлләребезне бик хупладылар, рәхмәтләрен әйттеләр. Яңа уку елында Балтач районы һәм безнең тәҗрибәне тирәнтен өйрәнеп барлык мәктәпләрдә дә кулланырга мөмкин дип саныйбыз. Бу быел укытыла башлаячак диннәр тарихын үзләштерергә дә ярдәм итәчәк.
Безнең төп максатыбыз балаларга кече яшьтән кайсы юлның хак, туры, кайсы юлның шөбһәле икәнен төшендерү. Тиешле дини тәрбия алган бала бервакытта да ялгыш юлга басмас, иншалла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев