Рәхмәт сиңа, Сайха апа!
Җир йөзендә иң кадерле, хөрмәткә лаек һөнәр-укытучы һөнәредер, мөгаен. Кеше кайда гына хезмәт итмәсен, аларның барысын да укытучы укыткан, хәреф танырга, санарга өйрәткән.
Мин гомерем буена укытучыларга хөрмәт белән карадым, укытучылар минем өчен әти-әнидән кала ихтирамга лаек кешеләр. 1948 елны Юлсубино җидееллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Ул вакытта балалар...