Өлкәннәр декадасы көннәрендә без Югары Тегермәнлек авылына юл тоттык һәм анда өлкән буын кешеләре белән очраштык. Аларның ничек яшәве белән кызыксындык. Шул авылда яшәп гомер кичерүче Мансур һәм Фәүзия Мөбәрәкшиннарда булдык.
Мансур Мөбәрәкшин безне җылы каршы алды. Әңгәмәдәшебез очрашуның беренче минутында ук сөйләшергә әзер иде. Мөбәрәкшиннарга илле бер ел бергә, тигезлек белән яшәргә насыйп булган. Яшь чаклар күптән артта калган. Балалар үсеп таралышып беткәннәр. Бер-берсенә кирәк булу хисләре генә элеккечә сакланып калган.
Дөнья шулай корылган, ир-ат хатын-кыздан, ә хатын-кыз ирнең ышанычлы иңнәреннән башка бәхетле була алмый. Мөбәрәкшиннар тулы тормышта яшиләр. Алар өч ул, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары сатучы һөнәрен сайлаганнар, бер уллары Себер якларын, икесе Яр Чаллы шәһәрендә гомер итәләр.
-Кырык ике ел колхозда эшләдем. Башта "ГАЗ-51", "ГАЗ-52" машиналарында эшләдем. Аннан соң "Д" категориясенә укыдым. Вахта автобусын йөртергә бирделәр. Комбайнчылар, сыер савучыларны эшкә йөрттем. Армиягә, хастаханәгә, туйга баручыларны озаттым. Кырык градус салкыннарда даавтобусны үземә төзәтергә туры килде,-дип искә төшерде хуҗа үткәннәрне. Мөбәрәкшиннар зур, якты йортта яшиләр. "Кайсы елда салдыгыз?"-дип сорыйм.
-1980 елда. Акча җыйдык та, яңа йорт салырга булдык. Ул вакыттагы җитәкчебез Андрей Степанов урманнан материаллар ташу өчен дүрт төрле техника бирде. Аның тормыш иптәше аш пешереп, чиләкләр белән йорт салучыларга ашарга алып килде. Йортны күтәргәндә бөтен авыл булышты. Ул елларда барыбыз да бертигез яши идек. Гаиләбездә тугыз кеше, җиденче бала итеп, апамның малаен үстердек. Апамны колхоз кырыннан чөгендер эшкәртеп кайтып килгәндә яшен сугып үтерде. Ул елларда әни дә исән иде әле,-дип сөйли Мансур абый.
Фәүзия апа егерме сигез ел кайнанасы белән яшәгән. "Сезнең арадагы мөнәсәбәтләрегез ничек иде?"-дигән сорауга, ул болай дип җавап бирде.
-Без эшкә киткәндә әни тормышны барлады, балаларны үстереште. Гомеренең соңгы ун елында күзләре сукырайса да көчле хатын булып калды. Элек һәр колхозчыга эшкәртергә берәр гектар бәрәңге, чөгендер җире бүлеп бирәләр иде. Тугыз айлык бала белән кырга эшкә йөри идем.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотосы.
Нет комментариев