Ак әби һәммәбезгә тынычлык тели
Шушы көннәрдә генә Күки авылында гомер итүче Диләфрүз апа Мостафинага 90 яшь тулды. Бу олы юбилее белән аны муниципаль район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина тәбрикләделәр. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерделәр һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырдылар.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов та үз төбәкләренең хөрмәтле кешесенә бүләген тапшырып, җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Чыннанда олы хөрмәткә лаеклы ул.Үз гомерен тулысынча туган авылында киеренке хезмәттә үткәргән. Бервакытта да зарлануны белми. Һәрвакыттада оптимистик рухта, күтәтренке күңел, яхшы кәеф белән яши ул. Кешеләрне бик ярата. Безнең белән дә тиз дуслашып китте, күптәнге танышлар төсле бик озак сөйләшеп утырды.Үзе хакында озаклап сөйләргә яратмаса да, башыннан үткән кайбер вакыйгаларга тукталмый булдыра алмады.
Илебезгә фашист илбасарлары бәреп кергәч бөтергеч төсле җитез кызны авыл җитәкчеләре хат ташучы итеп билгелиләр. Хәлемнән килмәс, дип икеләнеп калган кызны , әти-әниеңә ошаган син кызым, борчылма булдырырсың, дип тынычландырып кайтарып җибәрәләр. Ул чорларда бу хезмәт җаваплы, авыр була. Ил күләмендә бердән-бер аралашу чарасы булган хатлар бик-күп килә. Авыр сумканы күтәреп авыл буенча йөрергә кирәк. Авылның бер башыннан икенче очына кадәр берничә чакырымга җыела.
Авылыбыз бик зур иде.Иң элек Котлы Бөкәштән атка төяп алып кайтамын. Аннары хат, посылкаларны төнгә кадәр йорттан-йортка таратып чыгам. Үз эшемне бик яраттым. Сугыш елларында эшләве бик авыр булды. Кайгы хатларын тапшырганда алар белән бергә үзем дә утырып елый идем, дип искә ала Диләфрүз апа.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Фото автора.
Нет комментариев