Акъегет – сын-сурәт ясаучы шагыйрь
Авыл һәм кеше

Акъегет – сын-сурәт ясаучы шагыйрь

Акъегет-әдәби псевдоним (кушамат). Шагыйрьнең дәүләти документлардагы исеме-Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы.

Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләләре Казанга күчү сәбәпле, урта белемне Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә алып чыга. Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң ул Казан дәүләт университетының филология факультеты рус-татар бүлегенә укырга керә. 1974 елда укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул-Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи исемендәге республика премияләре лауреаты.

Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел - нибары биш тупланма: "Ак болыт шәүләсе" (1987), "Төнге сулар" (1991), "Янды бер шәм таңнарда..." (2001), «Агыла болыт офыклары» (2012) һәм рус теленә тәрҗемәдә "Карусели осени" (2006) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле.
Шагыйрь төсмерләр белән эш итәргә ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе килгән сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.
Каләмдәше Рөстәм Кутуй "Янды бер шәм таңнарда..." җыентыгына язган кереш мәкаләсендә, Акъегетнең иҗатына бәя биреп, мондый хак сүзләрне әйтә: "Чын шигърияткә күпсүзлелек килешми, аңа аз сөйләп күп әйтү хас. Монда иң мөһиме - ишарә... Аның каләме җыйнак, сүзе кыска, мәгънәсе-хисе тирән, ләкин анда, әйтик, Гомәр Хәйямдагы кебек, акыл өйрәтү дә, әхлакка күндерү дә, ачы каһкаһә дә юк. Ул маңгайга-маңгай чәкәләшүне түгел, сүздән сын-сүрәт ясауны өстенрәк күрә. Бу, мөгаен, акварельдер. Ел фасылларының очрашкан мәле, хис-тойгыларның тәррәкыяте, үч һәм сөю, ут һәм су, тынлык һәм хәрәкәт - сүз рәссамының төс-буяулары бихисап. Яр буенда бер үк төстәге, бер үк зурлыктагы ике чуерташ табып булмый. Хәер, учтан учка коеп тараткан чакта ул ташларның бөтен яме, хак-бәһасе әнә шул бер-беренә охшамауда, тәңгәл килмәүдә, кабатланмауда чагыла түгелме?.."
Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан.
Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы "Тел күрке-сүз" һәм телевидениедәге "Туган тел дәресләре" тапшыруларының мөхәррире булып тора. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чыгыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып бара. Ул төзегән һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Тукай..." исемле җыентык шундый басмаларның берседер. 2007 елда Акъегет тырышлыгы белән шундый ук характердагы хезмәт Г. Ибраһимов турында да нәшер ителә. Соңгысы ике томнан тора. Беренче томның эчтәлеген истәлекләр, документлар, соңгы елларда галимнәр тарафыннан әдип турында объектив күзлектән чыгып язылган мәкаләләр тәшкил итсә, икенче томда укучыларга киң билгеле "Алмачуар", "Кызыл чәчәкләр", "Казакъ кызы" әсәрләре белән беррәттән моңарчы (совет чорында) тугыз томлык әсәрләр җыелмасыннан да төшереп калдырылган "Адәмнәр" исемле атаклы повесте да урын алган. Г.Тукай, Г. Ибраһимов турындагы бу басмалар эчтәлекләренең байлыгы, яңалыгы һәм фикер хөрлеге белән җәлеп итәләр.
Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Акъегет инде чирек гасырдан артык- 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак та күп эшләрнең башында тора.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Равил Рахмани белән сөйләшү барышында мондый сүз әйтте: "Акъегет иҗатының үзенчәлекле булуы сәбәпледер, аның шигърияте әле тиешенчә өйрәнелмәгән, бу өлкәдә иң олпат сүзне әйткән Рөстәм Кутуй фикерләрен дәвам итү бүгенге тәнкыйтьчеләр бурычы".
Рөстәм Фәйзуллин турындагы фикерләрен хезмәттәше күренекле радио журналисты Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсим Акмал болай дип дәвам итте: "Рөстәм әзерләгән әдәби тапшыруларны миллионлаган татар халкы Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә яратып тыңлыйлар. Аларга тирән эчтәлек,сәнгати нәфислек хас. Күңел биреп, чын йөрәктән, яратып эшләгәнен тыңлаучы тамашачы сизгер күңеле белән ифрат тиз тоеп ала һәм шунда ук, ике дә уйламый, кабул да итә".
Шагыйрьнең үзе белән иркенләп гапләшкәндә ул: "Равил Фәйзуллинның бертуган энесе булсам да, иҗатымда аннан үрнәк алсам да, үз эшемне үзем башкарырга яратам. Шигърияткә, журналистикага булган мәхәббәтем, заманга ярашлы иҗатчы булып китүемә әти-әнием, Балык Бистәсе төбәге егете булуым биниһая зур йогынты ясады. Шуңа да "Туган җир" шигырем күңелгә иң якыныдыр, мөгаен:
«Аның барсы синең хакта булыр,
Синең хакта булыр, туган җир.
Син бит бары туфрак кына түгел,
Син бит-
Шул ук яңгыр,
Шул ук каен,
Шул ук искән җил...»

Рамазан Кәбиров,
Татарстанның атказанган укытучысы.

фотосы: ru.depositphotos.com

шагыйрь

Нет комментариев