Президент Рөстәм Миңнеханов «Кулон-Агро» хуҗалыгында булды-Фотолар
Авыл хуҗалыгы

Президент Рөстәм Миңнеханов «Кулон-Агро» хуҗалыгында булды-Фотолар

Районыбызга рәсми визит белән килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, "Кулон" җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов, район башлыгы Илһам Валеев озатып йөрделәр.

Рөстәм Миңнеханов әлеге визиты вакытында "Кулон-Агро"да күптән түгел генә файдалануга тапшырылган терлекчелек комплексы биналары, андагы хезмәт шартлары, биналарның техник җиһазланышы белән танышты, районыбызның авыл хуҗалыгы сәнәгате җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Яңа сафка баскан комплекс 1200 баш мөгезле эре терлеккә, шул исәптән 500 баш савым сыер асрауга исәпләнгән. Аның проект бәһасе 220 миллион сум тәшкил итә. Биредә елына 3500 тонна сөт, 250 тонна ит җитештерергә планлаштыралар. Биредә 50 кешегә эш урыны булачак.
-Мондый инвесторлар булганда авылларны яшәтергә, яшәртергә, саклап калырга да була,-диде Президент кулонлылар адресына юллаган сүзләрендә.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотолары.

хуҗалык

Нет комментариев