Сезонның беренче ярминкәсе үткән шимбәдә, 5 сентябрьдә, узды. Соңгысы 26 декабрь көнне булачак.
Бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Шулай итеп, Казан һәм Чаллыда һәр шимбәдә кулай бәягә, яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе гыйнвар аенда да дәвам итәргә мөмкин. Ләкин анысы әлегә тәгаен түгел.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48458
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев