Татарстанда барлык мәйданнарның 17 процентында икмәк суктырасы калган. 2,8 млн тонна ашлык җыеп алынган.
Бүгенге көнгә 1 млн 307,6 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган яки барлык фаразланган күләмнең 83 проценты. Бер гектардан җыелган уңыш уртача 21,3 центнерны тәшкил итә, 2014 елда әлеге күрсәткеч 22,4 центнер булган.
Тулаем алганда, 2,8 млн тонна икмәк җыелган. Былтыр бу датага 2,6 млн тонна ашлык суктырылган булган.
Апас районы (99 процент), Әлки (98), Буа (97), Нурлат (96), Кайбыч (94) һәм башка районнар бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алуны тәмамлый.
Ә республиканың 16 районына исә барлык мәйданнарның 20-30 процентында урып-җыясы калган, дип хәбәр итә Татар-информ.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48180
Фото: http://red-ok.ru
Нет комментариев