Шушы көннәрдә генә авылларда берничәшәр баш сыер асраучы гаиләләргә саву аппаратлары тапшырылды.
Яңа аппарат бәясенең 40 процент күләмен авыл хуҗалыгы министрлыгы түләячәк. Шуңа аңа сорау артканнан арта. Бу атнада районыбыз авылларында тагын 50 дән артык гаилә яңа аппарат алды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, шәхси хуҗалыкларда саву аппаратлары тапшыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Фото: http://1lady.net/view/4027/6
Нет комментариев