“Масловский” хуҗалыгы механизаторлары техника-агрегатларны  эшкә әзерли
Авыл хуҗалыгы

“Масловский” хуҗалыгы механизаторлары техника-агрегатларны эшкә әзерли

"Масловский" хуҗалыгында механизаторларның барысы да диярлек үзләре эшлиячәк техника-агрегатларны үзләре эшкә әзерли.

Хуҗалык уңганнары Рәшит Миннегәрәев белән Юрий Захаровны эштә күпләргә үрнәк итеп куялар. Алар үзләре эшләячәк тракторларны инде күптән төзәтеп куйганнар. Бу көннәрдә туфрак эшкәртү агрегатлары һәм чәчкечләргә соңгы карау үткәрәләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер, Рәшит быел инде 32 нче чәчүенә әзерләнә. Елның-елында ул әле үзе үстергән игеннәрне урып-җыюда да катнаша. Ә хезмәттәше Юрийның тракторга утыруына быел 25 ел тула икән. Тәҗрибәле механизаторларның күңелләре инде күптән кырга ашкына.
Идрис Аметов.

Нет комментариев