Балык Бистәсе продукциясенә үз республикабызда гына түгел, аннан читтә дә сорау зур
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе продукциясенә үз республикабызда гына түгел, аннан читтә дә сорау зур

"Кулон-Агро" хуҗалыгының терлекчелек комплексы коллективы җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенә үз республикабызда гына түгел, аннан читтә дә сорау зур.

Алар быелгы җәйге муллыктан да киңрәк файдаланырга тырыштылар. Коллектив оешканнан бирле биредә продукциянең күләменә генә түгел, сыйфатына да зур игътибар бирәләр. Боларның барысы терлекчеләрнең хезмәтен бәяләгәндә дә исәпкә алынганга, савымчылар сөт муллыгы өчен генә түгел, берүк вакытта сыйфат өчен дә тырышалар Мам. Каз. Чаллы авылы кызы Фәнүзә Хөснетдинова, мәсәлән, бирегә килгәнче берничә ел дәвамында авыл фермерында сыер сауган. Үз эшенә җаваплы каравы һәм пөхтәлеге өчен яңа коллективта да бик тиз танылырга өлгергән ул.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.


Нет комментариев