Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ул вакыйгалар һәркем күңелендә

Ул вакыйгалар һәркем күңелендә

Кайбер даталар шатлыклы була, бәйрәм көнен билгели, шулай ук күңелсезләре, кайгылылары да бар. 22 июньне барыбыз да белә, Бөек Ватан сугышы башланган көн ул. Хыяллар, киләчәккә өметләр бер мизгелдә чәлперәмә килгән вакыт. Бу вакыйга ерак елларда калса да, әлеге көн өлкән буын күңелендә саклана. Шушы көннәрдә район балалар үзәк китапханәсендә “41 ел ялкыны” исемле китаплар күргәзмәсе оештырдык. Көн дәвамында китапханәдә Ю. Друниной, А. Барто, С. Орлова, К. Симонова, М. Исаковского һәм башка авторларның шигырьләре яңгырады. Әлеге шигырь юлларында  вакыйгаларның авырлыгы белән беррәттән җиңүгә өмет, геройлык хисләре дә сизелә. Ул әсәрләрне балалар чын күңелдән кызыксынып укыдылар. Өлкән буынның безнең көннәргә якты күк, тыныч тормыш яулауларын яшьләр белеп, күреп, хөрмәт итеп үсәләр.

Татьяна Назарова,

район балалар үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса