Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Хэтерлэрдэ

Хәтерләрдә яши үткәннәр

Һәр ел саен 22 июньдә илебез буйлап “Хәтер шәме” акциясе уздырылып килә. Олысы һәм кечесе бу көнне 1941-1945 нче дәһшәтле елларны искә алып, сугышта һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр куя. Әлеге күркәм гадәткә без быел да хилафлык китермичә, “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызны һәм Корноухово мәктәбенең “Ал җилкән” лагерына йөрүче балаларны шушы акциягә дәштек. Чара, кыскача гына сугыш белән бәйле вакыйгаларны, сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызны, тыл батырларын һәм ветераннарыбызны искә төшереп алгач, һәйкәл янына чәчәкләр һәм шәмнәр кую белән дәвам итте.

     Әлеге акция безнең уртак кайгы гына түгел, ә тынычлык өчен башын салган каһарманнарга карата булган тирән ихтирам һәм хөрмәт билгесе дә әле. “Хәтер шәме” кебек акция булганда үткәннәребез онытылмас, киләчәк буынга тапшырылып, аларда ватанпәрварлек хисләрен тагын да тирәнәйтер дигән өметтә каласы килә.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса