Кем тәмлерәк  пешерә милли камыр ашларын?
Авыл һәм кеше

Кем тәмлерәк пешерә милли камыр ашларын?

Быелгы Сабантуй бәйрәмендә "Балык бистәсе районында милли камыр ашлары җитештерүчеләр арасында милли сәүдә маркасы" фестиваль-конкурсына йомгаклар да ясалачак.

Фестивальдә милли камыр ашлары җитештерүчеләр( юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар) Балык бистәсендә җитештерелә (сатыла) торган продукцияләренең иң яхшы үрнәкләре белән катнаша алалар. Камыр ашының Татарстан халыклары милли мәдәниятенең үзенчәлекләрен чагылдыруы шарт.
Җиңүчеләргә Дипломнар, истәлек бүләкләре, акчалата призлар бирелә.


милли камыр ашлары балык бистәсе сабантуй бәйрәме

Нет комментариев