"Галәветдинов" фермерлык хуҗалыгы игенчеләре быелгы урып-җыю эшләрен күрше- тирәләрдән алдан тәмамладылар.
Биредә соңгы кыр эшләре дә инде төгәлләнеп килә. Хуҗалык игенчеләре 204 гектарда көзге арыш һәм 310 гектарда бодай чәчүне билгеләнгән вакыттан алдан тәмамлаганнар. Туңга сөрү дә инде ахырына якынлаша. Болар бар да коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсе.
Аннары яз башыннан кемнең нинди тармакта эшләячәген алдан билгеләгәннәр. Быел Илфат Газизов кырда суктырылган ашлыкны ташу һәм ындыр табагында аны келәтләргә урнаштыруда хезмәт куйган. Аның машинасы аша барысы 700 тоннадан артык ашлык узган. Илфат 4 ел инде үз автомашинасы белән күрше авылдан килеп хезмәт куя икән. Бу көннәрдә ул икенче кат чабылып рулонланган күпьеллык үләнне азык утарына ташый.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев